11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Саба һәм Кукмара районы машиналары Балтач җирендә бәрелешкән [+фото]
Норма - Бөрбаш юлында Пүскән авылы борылышына җиткәндә "Рено" һәм "ВАЗ 2112" җиӊел машиналары бәрелешә. Бу хәл бүген иртәнге 8 тулып 20 минутта була. Туктап бетә язган машинага тайгалак сәбәпле Бөрбаш ягыннан килә торганы икенчесенә килеп керә. Нәтиҗәдә "Рено" юлдан төшеп каплана. Руль артында артында утырган 1968 елгы хатын-кыз алган...
-
9 көне эчендә 10 кешенең гомере өзелгән
Татарстанда үткән тәүлектә, 9 ноябрьдә, кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Татарстанда узган тәүлектә исерек килеш руль артына утырган 24 кеше тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгуның - 36, балаларны махсус балалар...
-
Татарстан егете Голливудны яулый
Казан егете Эльнар Мөхәмәдьяров төшергән клип Америкада уздырылган халыкара фестивальдә Топ 50 исемлегенә кергән. Клипны егет "Яшел продакшин" оешмасы белән берлектә әзерләгән. 800 катнашучы арасында Эльнарның клибы иң яхшы видеоролигларның берсе буларак икенче урында бара. Эльнар үзе Казан шәһәрендә туып үсә. Балачактан ук фотосәнгате белән кызыксына. Соңгы елларда видео дөньясына...
-
15нче ноябрьдә ТНВ каналы Татарстанга багышланган "Путь в никуда" дигән документаль фильм күрсәтә
Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 15нче ноябрьдә, 11 сәгать 20 минутта ТНВ каналы "Путь в никуда" дигән документаль фильм күрсәтә. Экстремизм һәм терроризм буенча Татарстан тәҗрибәсе, республикада тәртип һәм тынычлыкны саклау буенча ничек эш алып барылуы хакында булган әлеге фильмны карамый калмагыз. Шәһри Казан
-
Фахишәлек белән шөгыльләнү өчен Түбән Камада притон оештырган
Түбән Камада 44 яшьлек ир-атны фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон оештырганы өчен хөкем итәчәкләр. Шәһәр прокуратурасы гаепләү актын раслаган инде. Кузгатылган җинаять эше буенча, моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган Валерий Безруков РФ Җинаять кодексының 241 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елдан алып быелның...
-
Бүген "дальнобойщик"лар баш күтәрергә җыена
Ерак арага йөрүче йөк машиналарында йөрүчеләр бүген бөтен Россия буйлап акция уздырырга җыена. Алар федераль трассадан йөргән өчен 12 тоннадан авыр траспорт чараларыннан акча җыелу белән канәгать түгел.
-
Үрдәк дип аучы иптәшенә аткан
Аучылар 9 ноябрьдә Казансу елгасы буйлап әлегә китәргә өлгермәгән үрдәкләрне куып йөри. Бер аучы атып та җибәрә, әмма ядрәләр үрдәккә түгел, ә иптәшенә эләгә. Хәсрәт аучы бу көнне үрдәк түгел, ә яралы иптәшен алып кайта. Анысы хәзерге вакытта Арча хастаханәсендә ята, дип белдерә "Арча хәбәрләре" басмасы. Татар-информ
-
"Ак Барс" ике елга беренче тапкыр "Салават Юлаев"ны җиңде
Кичә Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Уфаның "Салават Юлаев" командасын җиңде. "Татнефть-арена" боз сараенда узган көрәштә Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 3:2 исәбе белән өстен чыкты. Моңа кадәр казанлылар уфалыларга 5 матч рәттән оттырган иде. "Барслар" соңгы тапкыр уфалыларны 2013 елның сентябрендә 4:3 исәбе белән җиңгән. Бу матчта казанлылар составына Александр Свитов әйләнеп...
-
Вероника Скворцова: ВИЧ эпидемиясе булуы көтелә
Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренчә, ВИЧ-инфекция белән көрәшкә ел саен бүлеп бирелә торган гомуми финанс чаралары 2016нчы елдан 600 миллион доллардан артып китәчәк. Министр 2020нче елга ВИЧ эпидемиясе булу куркынычын фаразлый. Безнең гәҗит
-
Татарстан кибетләрендә сыйфатсыз сөт ризыклары табылган
Татарстан кибетләрендә уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә алты урында сыйфатсыз сөт ризыклары табылган, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан бүлеге. Сыйфатсыз май һәм сөт Түбән Новгород, Сарытау, Татарстанның Балтач һәм Югары Ослан ширкәтләрендә җитештерелеп, «Форсат» исемле ширкәт аша сатуга чыгарылган булган. Безнең гәҗит
-
Чынлыкта барлык “Е” лар да зарарлы түгел
Кибеттән алган теләсә кайсы ризыкта төрле консервантлар, буягычлар була. Чынлыкта барлык "Е" лар да зарарлы түгел. Безнең исемлек моңа ачыклык кертер. Е100 - Е182 буягычлар Е 200 - Е 280 консервантлар Е 300 - Е 391 кислоталылыкны көчәйткечләр Е 400 - Е 481 стабилизатор, эмульгатор Е 600 - Е 637...
-
Эшмәкәрләр А321 корбаннары аша акча эшли башлаганнар
Эшмәкәрләр Египетта һәлакәткә юлыккан самолетның "төп пассажир"ы фотографиясе аша акча эшли башлаган.
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Бу атнада йорт-җирегез, хәләл җефетегез, бала-чагагыз белән горурланачаксыз, алардан чын мәгънәсендә канәгатьлек хисләре кичерәчәксез. Хатын-кызлар даирәсендә үзара мөнәсәбәтләр аерым зур әһәмияткә ия булачак: аларның берсе үзегезгә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәчәк. Үгезбозау Рухи мөмкинлекләрегезне өйрәнегез, акыл офыкларын киңәйтегез, дип киңәш итә йолдызлар. Ясалма тыйнаклык, җиңелчәлек дигән әйберләрне онытып торыгыз. Эчкерсез...
-
Бүген хәтер көне — Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн
-
11 ноябрь - Бөтендөнья шопинг көне